Главная→Исполнители→Илһам Шакиров→Казакъ кызы сөйгәнем (Галимҗан Сәгыйдуллин сүзләре, Заһид Хәбибуллин көе)
название:
автор:
Казакъ кызы сөйгәнем (Галимҗан Сәгыйдуллин сүзләре, Заһид Хәбибуллин көе)
автор:
Илһам Шакиров
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1071 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Ватаным, Татарстан, Ямьле синең кырларың; Белмим нигә, Казагыстан, Колагымда чыңлый җырларың? Гашыйк дала кызына, Ай, йөрәгем тузына. Кара кашым, гүзәлем, Өзгәләнә үзәгем Исемә төшкән саен. Ай, киң казакъ даласы, Даласында матур баласы. Бетәр иде күңел ярасы, Тагын анда ничек барасы? Гашыйк дала кызына, Ай, йөрәгем тузына. Кара кашым, гүзәлем, Өзгәләнә үзәгем Исемә төшкән саен. Казакъ кызы сөйгәнем, Башканы һич сөймәмен. Карлыган күзем, кыйгач кашым, Синен белән хәсрәт күрмәмен. Гашыйк дала кызына, Ай, йөрәгем тузына. Кара кашым, гүзәлем, Өзгәләнә үзәгем Исемә төшкән саен. Көт, матур кыз, килермен, Тургайлар белән бергә. Җирдә дуслар, күктә кошлар Тату тормыш теләрләр безгә. Гашыйк дала кызына, Ай, йөрәгем тузына. Кара кашым, гүзәлем, Өзгәләнә үзәгем Исемә төшкән саен.
А как ты думаешь, о чем песня "Казакъ кызы сөйгәнем (Галимҗан Сәгыйдуллин сүзләре, Заһид Хәбибуллин көе)" ?