название:
автор:
НИ БУЛДЫ СИНА БУГЕН?
автор:
Almy
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 736 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Нәрсә булды сиңа бүген, Бүлмәмдәге нәни кошым? Бу дөньядан туйдыңмы әллә Сайрый-сайрый җәен, кышын? Эээй!Ни булды сиңа бүген? Әллә синең авазыңны Дөнья шавы күмә микән? Моңнарыңның яктылыгын Әллә бер кем күрми микән? Кушымта: Күңелләрең кая тарта? Очар кыйблаң кай тарафта? Сине кайда, кемнәр генә Кабул кылыр икән? Оча күрмә, ташлап китмә, Инде мине ятим итмә. Әллә соң син үзәгемнең Өзелгән бер кылы микән... Нәрсә булды сиңа бүген Читлектәге зарлы җырым? Бу бит синең дөньяң түгел Җирдә түгел синең юлың. Эээй! Ни булды сиңа бүген? Хушлашырга иртә әле, Жырлар конен алда але. Син бит моңның җырчы колы Әйдә, җаным, җырла әле. Эээй! Ни булды сиңа бүген?
А как ты думаешь, о чем песня "НИ БУЛДЫ СИНА БУГЕН?" ?
наргиза нагимова 16 авг 21:12
чудесная песня! за душу берет. гузель уразова поет прекрасно эту песню
чудесная песня! за душу берет. гузель уразова поет прекрасно эту песню