название:
автор:
СИН ОНОТМА ЖИРДЭ МИН БАРЫН
автор:
НАФКАТ НИГМАТУЛЛИН
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1411 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Кыр казлары җырлап, Кыр казлары елап, Каңгылдашып оча көз җиткәч. Йөрәк әрнеп кала, Йөрәк сыкрап яна, Кыр казлары кебек син киткәч. Әллә яңгыр ява, Әллә яшьләр тама, Юлларыннан киткән кошларның. Йөрәк сине көтә, Еллар синсез үтә, Син онытма җирдә мин барын. Кыр казлары кайтыр, Тугай чәчәк атар, Күл дулкынлар казлар кагынудан. Көткән бушка китмәс, Йөрәк әрнеп типмәс, Син кайтырсың — үтәр сагынулар.
А как ты думаешь, о чем песня "СИН ОНОТМА ЖИРДЭ МИН БАРЫН" ?