ГлавнаяИсполнителиГолназ СолтановаБулек ит
название:

Булек ит


автор:

Голназ Солтанова


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 646 просмотров
Ай нурларын бүләк итәр идем
Ай нурларын кулга тота алсам.
Сандугачның җырын җырлар идем
Таң җырларын әгәр ота алсам?

Синең йөргән юлларыңа 
Гөлчәчәкләр төзәр идем
Ефәк матур чәчләреңне
Сәйлән белән бизәр идем.

Йолдызлырны бүләк итәр идем
Йолдызларга менеп җитә алсам.
Чәчләреңне җилдәй назлар идем
Җилләр булып очып китә алсам.

Язмышымны бүләк итәр идем
Күңелеңә кереп күрә алсам
Йөрәгеңне өзеп йөрәр идем
Синең белән бергә була алсам.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Булек ит" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен