Главная→Исполнители→Салават Фәтхетдинов→Әнкәмнең догалары. Роберт Миңнуллин сүзләре, Илгиз Закиров көе
название:
автор:
Әнкәмнең догалары. Роберт Миңнуллин сүзләре, Илгиз Закиров көе
автор:
Салават Фәтхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 933 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Догаларның күңелемнән Юк әле югалганы. Саклый мине, яклый мине Әнкәйнең догалары. Кушымта: Ташлама, әнкәй ташлама, Мине изге догаңнан! Ташласаң изге догаңнан, Мин бәхетле булалмам. Тылсымлы да, шифалы да Әнкәйнең догалары – Догаларның шатлык кына Китерә торганнары. Кушымта: Кырыс бит тормыш юллары, Авыр бит дөньялары! Хәлләремне җиңеләйтә Әнкәйнең догалары. Кабатлыйм мин дә әнкәйдән Өйрәнгән догаларны. Җиткерермен түкми-чәчми Мин сезгә дә аларны. Кушымта: Ташлама, әнкәй ташлама, Мине изге догаңнан! Ташласаң изге догаңнан, Мин бәхетле булалмам.
А как ты думаешь, о чем песня "Әнкәмнең догалары. Роберт Миңнуллин сүзләре, Илгиз Закиров көе" ?