ГлавнаяИсполнителиСалават (23 сезон)Сандугачлар өзлеп сайрый ( Аккош канат кагына ) 23 сезон
название:

Сандугачлар өзлеп сайрый ( Аккош канат кагына ) 23 сезон


автор:

Салават (23 сезон)


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1323 просмотра
Аккош канат кагына  
( БОРМА АККОШЛАРЫМНЫ ).
                                                                                                                                       Сафьян Ибраһимов көе.
                                                                                                                                                                                        Марсель Гыймазетдинов сүзләре.

Саргаямын сагышлардан,
Сәгать саен сагынам.
Сиңа сәлам әйтергә, дип,
Аккош канат кагына.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Аккошлар сүзсез аңлаша,
Эх, син дә аңла, иркәм.
Аккошлар тәрәзә какса,
Ач тәрәзәңне иртән.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Әйтергә генә кыймыйсың,
Син дә сөясең, беләм.
Сөюеңне язып җибәр
Аккош канаты белән.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сандугачлар өзлеп сайрый ( Аккош канат кагына ) 23 сезон" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен