ГлавнаяИсполнителиДилэ нигматулллинаКиль донъяга балам минус
название:

Киль донъяга балам минус


автор:

Дилэ нигматулллина


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1180 просмотров
Мин әлегә белмим әле
Малаймы син,кызмы син
Бик тә көчле баһадирмы,
Бик чибәр йолдызмы син.
Син әле бик тә кечкенә
Син әле бик тә нәни
Минем хәлне аңлар бары
Булачак әти-әни.

Бәхет,тәуфыйк,сәламәтлек
Бирсен сиңа бер Аллам
Үз бәхетеңә төренеп
Кил дөньяга,әй,балам.
Юлларыңа гөлләр сибеп балкый никадәр йолдыз
Дөньяда иң матурыдыр бәби көткән хатын-кыз.

Сине кулларыма алып
Иркәләр идем көн дә
Шушы бәхет насыйп булсын
Җир йөзендә һәркемгә
Ходай биргән бәхет бит син
Мәхәббәт җимешебез
Син инде хәзер үк безнең
Иң кадерле кешебез.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Киль донъяга балам минус" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен