ГлавнаяИсполнителиГаниев ФадисМин ышанам таннарга
название:

Мин ышанам таннарга


автор:

Ганиев Фадис


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1276 просмотров
Күпме таңнар сөеп уятты да,
Төннәр моңы качып киттеләр,
Маңгаема еллар бер-бер артлы
Коеп-коеп чигү чиктеләр.

Кушымта:
Кеше бәхетеннән көнләшмимен,
Кеше кайгысыннан көлмимен,
Көзен чәчәк аткан агач күрсәм
Яз килгән дип шаулап йөрмимен.

Таңнарның да төнгә әйләнгәнен
Вакыт та бит инде аңларга,
Тик һаман да балачактагыдай
Мин ышанам әле таңнарга.

Йөрәк җырларымны дога итеп
Таң нурына төреп таратам.
Мин бит якташ, сердәш, моңдашларым,
Ихлас сөю белән яратам.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мин ышанам таннарга" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен