ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКалдың син ак бураннарда
название:

Калдың син ак бураннарда


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1201 просмотр
Калдың син ак бураннарда,
Ак буран эчләрендә.
Калдың инде бураннарның
Дулаган төшләрендә.
Урады да кочагыңа,
Урлады сины буран.
Ап-ак буран эчләрендә
Сине күргәндәй булам.

Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.

Ничек кенә тартып алыйм
Сине буран эченнән.
Үзем буран булыр идем
Килсә әгәр көчемнән.

Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.

Адашма, зинһар, адашма
Бураннар арасында.
Синсез калам бугай инде
Бураннар арасында.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Калдың син ак бураннарда" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен