ГлавнаяИсполнителиХатЮгалган мәхәббәтне эзләгәндә (В поисках потерянной любви)
название:

Югалган мәхәббәтне эзләгәндә (В поисках потерянной любви)


автор:

Хат


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1421 просмотр
Күпме көннәр син бу юлда, 
 Күпме илләр калды артта,
 Күпме төннәр син берүзең.
 Кара урман аша үттең,
 Көмеш елгаларны кичтең,
 Бирсен тәңрем сиңа түзем.

Югалган мәхәббәтне эзләгәндә
 Аңларсың сөюнең кадерен,
 Табарсыңмы,тапмассыңмы –
 Барысы синең кулда,
 Юлчы булсын юлда.

 Тәрәзәләр сине төнлә
 Эндәштеләр якты утка,
 Ләкин хаман юл чакыра.
 Хәерле юл телим сиңа
 Һәм артыңнан карап калам,
 Ерагая безнең ара.

Югалган мәхәббәтне эзләгәндә
 Аңларсың сөюнең кадерен,
 Табарсыңмы,тапмассыңмы –
 Барысы синең кулда,
 Юлчы булсын юлда.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Югалган мәхәббәтне эзләгәндә (В поисках потерянной любви)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен