ГлавнаяИсполнителиРуслан КирамутдиновЭх гармуннар уйный белсэм
название:

Эх гармуннар уйный белсэм


автор:

Руслан Кирамутдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1475 просмотров
Эх, гармуннар уйный белсәм,
Моңлы җыр сузар идем.
Моңсызларга моңнар биреп,
Бер җырлап узар идем.

Эх, гармуннар уйный белсәм,
Телләрен басар идем.
Яшь чакларны искә алып,
Кич уен ясар идем.

Эх, гармуннар уйный белсәм,
Уйнап сыздырыр идем.
Биючеләрнең табанын
Уттай кыздырыр идем.

Эх, гармуннар уйный белсәм,
Сезне җырлатыр идем.
Гамьсезләргә гамьнәр биреп,
Их, бер елатыр идем.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Эх гармуннар уйный белсэм" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен