ГлавнаяИсполнителиБаян versionЯзган идем исемеңне
название:

Язган идем исемеңне


автор:

Баян version


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1004 просмотра
[bad word]  [bad word] ilnar_15

Язган идем исемеңне
Яңа яуган карларга.
Карлар эреп агып китте
Инде әллә кайларга,
Инде әллә кайларга.

Исемеңне нурлар белән
Күлләргә язган идем.
Күлләр кибеп ак кошларны
Кайгыга салган иде,
Кайгыга салган иде.

Исемеңне үргән идем
Кырда үскән гөлләрдән.
Гөлләр кибеп таралдылар
Сибелделәр җилләргә,
Сибелделәр җилләргә.

Калса калыр миннән бары
Күмер генә, көл генә.
Исемеңне язып куйдым
Йөрәгемнең түренә,
Йөрәгемнең түренә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Язган идем исемеңне" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен