название:
автор:
Язлар килә, менә назлар килә
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1170 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Язлар килә, менә назлар килә, Кошлар сайрый, шаулый кар суы. Гүя киләм яшьлек елларыма Басалмыйча йөрәк ярсуың. Кушымта: Вакыт табыйк туктап шул юлларда Узган гомерләрне уйларга Кабат килче, үткән шатлыкларны Хәсрәтләрне ташлап суларга. Язгы хисләр, дәртләр уянганда Җырлыйк әле илһам булганда. Әй, дусларым, уйныйк, көлик әле Җырлыйк әле язлар б(т)улганда. Кушымта. Ике килмибез бит дөньяларга Бар яшәешебез кунак ул. Ә дөньялар шундый мәшәкатле Ә тормышлар безнең тоташ юл. Кушымта.
А как ты думаешь, о чем песня "Язлар килә, менә назлар килә" ?