ГлавнаяИсполнителиГүзәл Уразова һәм Илдар ХәкимовТуй ж,ыры
название:

Туй ж,ыры


автор:

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1187 просмотров
Сезне тәбрикләргә килдек
Котлы булсын туегыз!
Кулларыгызда пар балдак
Аны мәнге саклагыз.

Кушымта:
Эх, туйлар, туйлар, туйлар
Туйлар итәбез әле! 
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп
Бәйрәм итәбез әле!

Изге теләкләр телибез
Бәхет яусын яшьләргә.
Насыйп булсын аккошлардай
Мәңге парлы яшәргә.

Бар гаиләнен яме-бала
Түгел алтын-көмеше.
Мәхәббәт агачыгызның
Булсын бик күп җимеше.

Күтәрәбез бокалларны
Кияү һәм килен өчен!
Алда бар да бал-май булсын
Әче булмасын өчен!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Туй ж,ыры" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен