ГлавнаяИсполнителиГузель УразоваТуган авылым (караоке)
название:

Туган авылым (караоке)


автор:

Гузель Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 985 просмотров
Чыңлы суы җәелеп ага,
Язгы ташкыннар килсә.
Ташкыннар кебек шаулашып,
Авылымда яшьләр үсә.

Туган авылым минем каршымда,
Күңелем һаман омтыла шунда.

Ераклардан карап киләм
Чыңлы басуларына.
Шунда гына тыңгы табам
Күңелем ярсуларына.

Туган авылым минем каршымда,
Күңелем һаман омтыла шунда.

Шушы кырлар буйлап минем
Яшьлек юлларым үткән.
Шул юллардан яшьлек дустым
Елмаеп чыкса икән!

Туган авылым минем каршымда,
Күңелем һаман омтыла шунда.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Туган авылым (караоке)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен