ГлавнаяИсполнителиБулат ШариповЯна Актау И.Габдрахманов сузлэре
название:

Яна Актау И.Габдрахманов сузлэре


автор:

Булат Шарипов


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 622 просмотра
Төшләремә еш керәсең-
Газиз Туган яккаем!
Сагындыра синдә узган,
Гүзәл бала чаккаем!
Ак каенлы урамнардан,
Бер җырлап узар идем!
"Исәнмесез авылдашлар!"-
Дип кулым болгар идем!
======================
Елап дөньяга килгәндә,
Тамган бит кендек каным!
Туган нигезкәем көтә-
Авылым-Яңа Актауым!
Идәш чишмәләрен тәмләп,
Суларын эчәм әле!
Сагынудан сагышландым,
Бер кайтып киләм әле!
=====================
Бакчалары гөрләп тора,
Эх,татлы соң сулары!
Шомырт чәчәгенә чумган,
Сихри Кичү буйлары!
Горурланам синең белән,
Каенлы Яңа Актауым!
Бар дөньяга яңгырасын,
Сине данлап җырларым!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яна Актау И.Габдрахманов сузлэре" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен