ГлавнаяИсполнителиНеизвестенАш белән ат, диде әти
название:

Аш белән ат, диде әти


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 658 просмотров
Аш белән ат, диде әти
Таш белән атканнарга.
Тырыштым,әти,дөньяны,
Син әйткәнчә аңларга.

Аш бирәсе килми башның,
Кырык җирдән тишелгәч.
Аш биргән саен таш ява,
Нишлим,әткәй,бир киңәш...

Әткәй,әткәй,гомеремдә
Күп аттылар миңа таш.
Тишелмәгән җире сирәк,
Түзсен генә газиз баш.

Бер кулымда икмәк булса,
Икенчесе ярамда.
Тагын кыйныйлар пычратып,
Аш бирергә барганда.

Күтәрергә кыен икән,
Башкаеңны бер игәч.
Аш биргән саен таш ява,
Нишлим,әткәй? Бир киңәш.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Аш белән ат, диде әти" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен