название:
автор:
Юксыну (сл. С.Хакима, муз. Ш. Мазитова)Youksinu
автор:
АЙГУЛЬ ХАЙРИ (AIGUL KHAIRY)
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 701 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Күз карашым нинди уйчанланды, Син беләсең микән, юк микән? Син киләсе юлдан күзем алмый, Сине көтәм, иркәм, кич-иртән. Яратам мин, әйтмим генә аны, Син йөрәкне күреп белмисең. Кошлар кайта безгә, син һаман юк, Син һаман юк, никтер килмисең. Бакчабызда шомырт агачлары Җәй буена сине көттеләр. Син килмәдең, көзге җилләр инде Яфракларын җиргә сиптеләр. Бу вакытлы гына юксынуым, Дусларымның исе китмәсен; Тик ярата белгән кеше генә Сагына шулай үзенең иркәсен.
А как ты думаешь, о чем песня "Юксыну (сл. С.Хакима, муз. Ш. Мазитова)Youksinu" ?