название:
автор:
Алтын жимеш
автор:
Зо-лэй-лэ
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 853 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Җәннәт бакчасында йөрдем, Җимеш агачы күрдем. Түзә алмадым: шул агачтан Алтын җимешен өздем. Алтын җимеш – син икән, Йөрәктән өзелеп төшкән, Җан җылымның җылысы – син, Ходаем сөеп биргән. Бәхетеңнең чишмәләре Диңгезләргә юл алсын. Теләгән теләкләремә Фәрештәләр кушылсын. Алтын җимеш – син икән, Йөрәктән өзелеп төшкән, Җан җылымның җылысы – син, Ходаем сөеп биргән. Елмаясың, көләсең, Миңа куллар сузасың, “Әннә”, “әттә”, “әббә” дигәч Яшәү яме бирәсең. Алтын җимеш – син икән, Йөрәктән өзелеп төшкән, Җан җылымның җылысы – син, Ходаем сөеп биргән.
А как ты думаешь, о чем песня "Алтын жимеш" ?