название:
автор:
Китмә син (Марсель Иванов көе, Илсөяр Иксанова сүз)
автор:
Алсу Хисамиева
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 641 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Сөйләшеп сүзләр дә бетмәгән, Җырлыйсы җырлар да бар әле, Китмә син үпкәләп, китмә син, Янымда мәңгегә кал әле! Китмә син йөрәкне яралап, Әйләнеп барыбер килерсең. Гомергә өзелеп сөярмен — Китмә син, китмә син, китмә син! Яздагы кошлардай ашкынып, Сагынып яныңа киләм мин. Күрешеп күзләр дә туймаган — Китмә син, бәгырем, китмә син! Китмә син йөрәкне яралап, Әйләнеп барыбер килерсең. Гомергә өзелеп сөярмен — Китмә син, китмә син, китмә син!
А как ты думаешь, о чем песня "Китмә син (Марсель Иванов көе, Илсөяр Иксанова сүз)" ?