ГлавнаяИсполнителиФирдус ТямаевСин генэ s://.com/rezeda_firdus_of
название:

Син генэ s://.com/rezeda_firdus_of


автор:

Фирдус Тямаев


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 630 просмотров
Бураннар әле дә тынмаган,
Кайтасы юлыма кар салган.
Шулай да мин сиңа ашкынам,
Сагынам шул сине сагынам.

Кар салган кар яткан юллардан,
Ашкынып кайтам мин яныңа.
Син генә бары тик син генә,
Кирәк шул наз көткән җаныма.

Кайт әле, кайт дисең, очрашыйк,
Сөйләшеп алырга булса да.
Кайтасы юлымнан адашмам,
Артымнан бураннар куса да.

Кар салган кар яткан юллардан,
Ашкынып кайтам мин яныңа.
Син генә бары тик син генә,
Кирәк шул наз көткән җаныма.

Мәхәббәт көчлерәк яна ул,
Арада сагыну булганда.
Юлларда һәрвакыт җиңел бит,
Шул хисләр озата барганда.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син генэ s://.com/rezeda_firdus_of" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен