название:
автор:
Гомерлэр зая узмасын
автор:
Зайнап Фархетдинова и Зофар Билалов
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 870 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Кояш җылысын тоймаса, Ачылмый гөлләр. Айның да йолдызы барга Яктыра төннәр. Беребез өчен беребез кирәк, Бергә барыбер җиңелрәк. Дөньялары ничек кенә Авыр булмасын, Пар канатларың сынмасын, Гомерләр зая узмасын, Кәккүкләр бар парлыларга Гомер юрасын! Парсыз гына кошлар да бит Оя коралмый. Елга да бит ике ярсыз Елга булалмый. Беребез өчен беребез кирәк, Бергә барыбер җиңелрәк. Дөньялары ничек кенә Авыр булмасын, Пар канатларың сынмасын, Гомерләр зая узмасын, Кәккүкләр бар парлыларга Гомер юрасын! Алда әле, алда булсын Бәхет-шатлыгың! Парлылыкны көтеп торсын Тигез картлыгың! Беребез өчен беребез кирәк, Бергә барыбер җиңелрәк. Дөньялары ничек кенә Авыр булмасын, Пар канатларың сынмасын, Гомерләр зая узмасын, Кәккүкләр бар парлыларга Гомер юрасын!
А как ты думаешь, о чем песня "Гомерлэр зая узмасын" ?
Минвали Галимулин 8 фев 13:56
Эта песня о том, что в паре жизнь прожить легче,чем в старости одному.Поэтому мы нужны друг другу как бы жизнь тяжела не была.
Эта песня о том, что в паре жизнь прожить легче,чем в старости одному.Поэтому мы нужны друг другу как бы жизнь тяжела не была.