название:
автор:
Әнкәем күзләре (Мамины глаза)
автор:
Гүзәл Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1448 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
ӘНКӘЕМ КҮЗЛӘРЕ Әнкәем күзләре, Кызартмам йөзләрең, Онытмам алтындай сүзләрең. Яшьләнә күрмәсен, Кайгылар белмәсен Әнкәемнең нурлы күзләре. Кушымта: Күрергә тилмерәм, Төшләрдә тик күрәм Әнкәемнең нурлы күзләрен. (2 тапкыр) "Тәүфыйклы бул, балам, Сабыр бул," - дип кала, Чыксам әгәр ерак сәфәргә. Җитсә дә көзләре, Әнкәем күзләре Дәрт һәм куәт бирә яшәргә. Кушымта. Әнкәем күзләре Очкынлы үзләре, Йөрәктә акыллы сүзләре. Дөньяга нур чәчә, Әнкәем, мең яшә, Кояш кебек синең күзләрең. Кушымта. [bad word] [bad word] club3524919
А как ты думаешь, о чем песня "Әнкәем күзләре (Мамины глаза)" ?