название:
автор:
Әйдә иркәм барасыңмы?
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 961 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Әйдә иркәм барасыңмы? Мин барам кар суына Кар сулары шифа диләр Йөрәгем ярсуына. Яле, иркәм, кара-кара, Кара күземә генә. Карасаң күземә генә Булам үзеңә генә. Кара күзләр, бөдрә чәчләр, Алар безгә тиң түгел. Тиң түгеллеген белсәм дә, Өзелеп сөя күңел. Яле, иркәм, кара-кара, Кара күземә генә. Карасаң күземә генә Булам үзеңә генә. Бакчаларга керәсең дә Гөлләргә үреләсең Гөлләргә үреләсең дә Кем өчен өзеләсең? Яле, иркәм, кара-кара, Кара күземә генә. Карасаң күземә генә Булам үзеңә генә.
А как ты думаешь, о чем песня "Әйдә иркәм барасыңмы?" ?