название:
автор:
Ай югары, ай югары
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1367 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ай югары, ай югары, Айга менәсем килә; Айга менеп, түбән карап, Сине күрәсем килә. Кызарып кояш чыкканда Нурлар төшә түтәлгә. Күзем төшсә, күңелем төшми Синнән башка бүтәнгә. Озын кара чәчләреңне Тасма кирәк үрергә. Өзелеп сөйгән ярың килгән, Чык, Зөләйха, күрергә. Аклы-чуклы ал тасмаңны Тагып җибәр тәңкәңә. Шул егетне яратам, дип, Әйт, Зөләйха, әнкәңә.
А как ты думаешь, о чем песня "Ай югары, ай югары" ?