название:
автор:
Соңлап килгән мәхәббәт
автор:
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1176 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Соңлап килдең урау юллардан Син адашкан аккош шикелле. Синсез калгач, язмыш киселде, Сагышланып еллар үтелде. Күңелемне һаман еллар буе Син биләдең шиңмәс гөлләрдәй. Сагышларны хәзер эзләмимен, Калсын алар узган көннәрдәй. Без яшибез, әле бергә без, Бергә аккан ике елгадай. Ә шулай да әрнү җуелмый- Очрашмадык нигә соңламый. Соңлап килдең нигә, соңлап шулай, Соңлап тулды нигә тулган ай? Берсен-берсе өзелеп сөйгән ярлар Кавышсыннар иде соңламый.
А как ты думаешь, о чем песня "Соңлап килгән мәхәббәт" ?