ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхутдиновРәхмәтемне килә әйтәсем
название:

Рәхмәтемне килә әйтәсем


автор:

Салават Фатхутдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1230 просмотров
РӘХМӘТЕМНЕ КИЛӘ ӘЙТӘСЕМ
Р.Зәкуан сүз., А.Якшимбетов көе

Туган ягым минем, куеныңда синең
Уйнап үтте сабый чакларым.
Урман-кырлар буйлап, колыннардай уйнап,
Бер, кайтасым килә, бик кайтасым килә.
Йөгереп лә кабат шул чакка.

Ине уең ямьле, чишмә суың тәмле,
Сусап кайттым синең назларга.
Чирәмеңә ятып, яшьлегемә кайтып,
Онытыласым килә, онытыласым килә,
Онытыласым килә беразга.

Торган җирләр матур, гүзәл булсалар да,
Сиңа кайтсам килми китәсем.
“Авылкаем”, диеп, сиңа башым иеп,
Рәхмәтемне сиңа, рәхмәтемне сиңа,
Чын йөрәктән килә әйтәсем.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Рәхмәтемне килә әйтәсем" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен