ГлавнаяИсполнителиГульназ Султанова"Йөрәк хисе"
название:

"Йөрәк хисе"


автор:

Гульназ Султанова


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 605 просмотров
Минем хисләр чәчәк,
Синең хисләр яңгыр.
Тамырланган чәчкә
Көчле яңгырдан.
Минем хисләр ташкын,
Синең хисләр кыя.
Нык кыяга гына
Көчле ташкын коя.

Җитәкләшеп барыйк
Әле олы юлдан,
Тапкан бәхетләрне
Ычкындырмыйк кулдан!
Җитәкләшеп барыйк
Әле олы юлдан,
Тапкан бәхетләрне
Ычкындырмыйк кулдан!

Саф мәхәббәт безне
Бәйләгәндер шулай.
Бергә булыйк һаман,
Аермасын Ходай!
Без кабызган учак
Янсын дөрләп кенә,
Арабызда булсын
Сөю, хөрмәт кенә!

Җитәкләшеп барыйк
Әле олы юлдан,
Тапкан бәхетләрне
Ычкындырмыйк кулдан!
Җитәкләшеп барыйк
Әле олы юлдан,
Тапкан бәхетләрне
Ычкындырмыйк кулдан!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня ""Йөрәк хисе"" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен