название:
автор:
Кышкы моннар
автор:
Нурзада
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 823 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Ап-ак карлар ява, карлар ява - Җирдә кышны сагынып көтә икән. Сагынып көтәр кешең булса гына, Бу гомерләр матур үтә икән. Ап-ак карлар ява, карлар ява, Ә күңлемә минем ява моңнар. Кардай сафлык өчен җан бирермен. Син булмасаң, мине кем соң аңлар. Ап-ак карлар ява, карлар ява, Уйландыра кышкы зәңгәр кичләр. Бер йомырлам карга әйләнерме, Син булмасаң - белмим, йөрәк нишләр. Ап-ак карлар ява, карлар ява, Ә күңлемә минем ява моңнар. Кардай сафлык өчен җан бирермен. Син булмасаң, мине кем соң аңлар. Ап-ак карлар ява, карлар ява, Карлар түгел бу я энҗе кайма Яннарыңда сөйгән кеше булса, Салкын кышта җылы-җылы тоела. Ап-ак карлар ява, карлар ява, Ә күңлемә минем ява моңнар. Кардай сафлык өчен җан бирермен. Син булмасаң, мине кем соң аңлар.
А как ты думаешь, о чем песня "Кышкы моннар" ?