название:
автор:
Синең бер җылы сүзеңнән
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1142 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Синең бер җылы сүзеңнән Көн буе очып йөрим. Бәхетемнән чәчәкләрне, Җилләрне кочып йөрим. Мин матурмы - синең эш. Сине гел иркәләп-назлап, Сөеп яшәү - минем эш. Син мине күрмичә узсаң, Боега күңелләрем. Ялгыш авыр сүзләр әйтсәң, Яшькә тула күзләрем. Мин матурмы - синең эш. Сине гел иркәләп-назлап, Сөеп яшәү - минем эш. Син "матурым" дигән чакта, Матурланам чын-чынлап. Мин гел шулай үзгәрәмен, Син сөйләгәнне тоңлап. Мин матурмы - синең эш. Сине гел иркәләп-назлап, Сөеп яшәү - минем эш.
А как ты думаешь, о чем песня "Синең бер җылы сүзеңнән" ?