ГлавнаяИсполнителиСинсез яшэу - яшэу тугел улСинсез гомер - гомер тугел ул
название:

Синсез гомер - гомер тугел ул


автор:

Синсез яшэу - яшэу тугел ул


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1016 просмотров
Синсез яшәү – яшәү түгел ул…

Илдар Гомәров сүзләре һәм көе

Син миннән ерак киткән чакта
Ак яулыгың болгап югалдың. 
Юл буенда басып калдым ялгыз
Югалттым мин сине, югалттым. 

Кушымта.
Син мине сагындыңмы дидең, 
Синсез яшәү – яшәү түгел ул.
Син мине көтәсеңме дидең, 
Синсез гомер – гомер түгел ул. 

Бар дөньяны эзләп чыгар идем, 
Эгәр сине көтә дисәләр. 
Синең өчен җаным бирер идем, 
Ярата ул сине дисәләр.

Мин сине эзләп табам әле, 
Сизәм йөрәгеңнең типкәнен. 
Синең киткән юлдан кайтам әле
Күкрәгемә кысып үткәнне. 

Кушымта.
Син мине югалттың бит дидең, 
Югалтмам мин сине, югалтмам. 
Син мине сөясеңме дидең,
Сине эзләп, сиңа юл алам.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Синсез гомер - гомер тугел ул" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен