ГлавнаяИсполнителиИдрис ГазиевМин барысына әзер мәхәббәттә
название:

Мин барысына әзер мәхәббәттә


автор:

Идрис Газиев


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 748 просмотров
Мин барысына әзер мәхәббәттә,
Синең өчен әзер барысына.
Көтмәгәндә килеп керимме соң,
Сөю булып синең каршыңа?..

Кышларыңда җәең булыйммы соң,
Көзләреңдә язың булыйммы?
Авыр чакларыңда күзләреңә
Шатлык яше булып тулыйммы?..

Гомер буе якты бәйрәмнәрең
Булырга да мин бит әзермен.
Ышанмасаң, йөрәгемне тыңла,
Хисләремне тыңла, кадерлем.

Минем өчен син бит кара төннәр,
Көтеп алган алсу таң сыман.
Мин барысына әзер мәхәббәттә,
Синең өчен әзер барысына!..

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мин барысына әзер мәхәббәттә" ?
Ирек Абдуллович Гатин 28 окт 17:46
Я совершить готов любое чудо, В любви к тебе готов я ко всему, Каким же мне чудесным превращеньем, Желанным стать вновь сердцу твоему? Цветущим летом стать ли мне зимою, Осенний месяц превратить ли в май? В твой горький час глаза твои омою, Слезаит счатья став, лишь пожелай! Ирек Гатин
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен