ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваЯзлар булып кайт (remix)
название:

Язлар булып кайт (remix)


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 754 просмотра
ЯЗЛАР БУЛЫП КАЙТ

Марат Мухин көе,
Г. Шакирова сүз.

Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.

Ургылып ла керсез күңелемнән
Челтери шул моңнар чишмәсе,
Шул чишмәнең борма юлларыннан
Алып сине килә китәсе.

Кушымта:
Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә.

Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.

Минем кебек син дә уйлан әле,
Ис(е)ңә төшер матур чакларны.
Безнең сөю шундый гүзәл иде,
Истәлекләр итеп сакларлык...

Кушымта.

Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән.
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Язлар булып кайт (remix)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен