ГлавнаяИсполнителиЧулпан ЗиннатуллинаКем кемне гафу итэр
название:

Кем кемне гафу итэр


автор:

Чулпан Зиннатуллина


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 818 просмотров
Кем кемне эзләп тапты да, 
Югалтты соң кем кемне? 
Кем бүген ныграк сагына,
 Моң _сагышлар кемнеке?  

Йөрәктәге яраларның 
сызлавы,бәлки бетәр. 
Синме мине, минме сине, 
Кем кемне гафу итәр.

 Кем кемне газаплый һаман,
 Кем үзәген кем өзә? 
Кайсыбыз шулай сагына, 
Кайсыбыз чак_чак түзә? 

 Йөрәктәге яраларның
 Сызлавы,бәлки, бетәр. 
Синме мине, минме сине, 
Кем  кемне гафу итәр.  

Кемне кем чынлап яратты,
 Кем вакытлыча гына.
 Кем кемне шулай ташлады 
Моң_сагыш кочагына. 
Йөрәктәге яраларның 
Сызлавы, бәлки,бетәр. 
Синме мине, минме сине, 
Кем кемне гафу итәр.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кем кемне гафу итэр" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен