ГлавнаяИсполнителиРадик ДинәхмәтовЗәңгәр күзле кызны сагынам
название:

Зәңгәр күзле кызны сагынам


автор:

Радик Динәхмәтов


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 986 просмотров
Узган яшьлек сыман ярсу хисләр ерак,
Агалар да еллар, агалар.
Еллар сәйләнендә, гөлләр бәйләмендә
Шиңми торган яшьлек җыры бар.

Үткәннәрдә калган, сүнмәс өчен янган
Хыял утларыма табынам.
Зәңгәр күлмәк кигән, зәңгәр гөлләр сөйгән
Зәңгәр күзле кызны сагынам.

Тойгыларым аша җылы хисләр таша,
Әйтелмәгән әйтер сүзем бар.
Олы мәхәббәтем сафлык белән бөтен,
Җырларымда яши тәүге яр.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Зәңгәр күзле кызны сагынам" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен