название:
автор:
Уралдым мондарына
автор:
Фарит Бикбулатов
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1416 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Мин белмимен җир шарының, Синсез, минсез әйләнгәнен. Беләм кайгы шатлыгыңа, Язмышыңа бәйләнгәнмен. Сарылганмын сагышыңа Чорналганмын чәчләреңә, Тамчы булып саркылганмын Синең газиз яшьләреңә. Уралганмын моңнaрыңа Уелганмын уйларыңа. Чыкмас өчeн юлыкканмын Синең барыр юлларыңа. Кичүләр юк, кичүләр юк, Кичелмәгән мин диванаң, Син булгачтың китүләр юк, Китүләр юк бу дөнъядан. Мин белмимен җир шарының, Синсез, минсез әйләнгәнен. Беләм кайгы шатлыгыңа, Язмышыңа бәйләнгәнмен. Сөю белән, әйләндем мин Мәңгелеккә, мәңгелеккә, Әйдә җирем җилик гелән Изгелеккә, игелеккә.
А как ты думаешь, о чем песня "Уралдым мондарына" ?