название:
автор:
Берсен-берсе күзләп
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1119 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Берсен-берсе күзләп, Үскән җирен эзләп, Кошлар кайта туган ягына. Ара якын түгел, Сине көтә күңел — Кайтчы иркәм, кайтчы яныма. Кабат килде язлар, Мине кем соң назлар Моңсуланып көткән чагында? Йөрәк ничек түзәр, Ул бит өмет өзәр — Син кайтмасаң, иркәм, яныма. Тагын китә казлар, Күп тә түгел, азлар — Җылы якта алар кышларлар. Ара якын түгел, Сиңа оча күңел — Кайтчы иркәм, кайтчы яныма. Күз яшенә манып, Хатларымны алып, Сәлам әйтегезче, кошкайлар! Ара якын түгел, Сиңа оча күңел — Бирә алмыйм сине ятларга!
А как ты думаешь, о чем песня "Берсен-берсе күзләп" ?