название:
автор:
Мәхәббәт ялкыны
автор:
Гөлнара Тимерҗанова
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1469 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Онытам-онытам диеп, сине уйлап йөрим. Килмә-килмә диеп, чакырам, чакырам. Янган учакларга үзем сулар сибәм, Үзем җылысына тартылам. Килмә-килмә диеп, йөрәгемә бәйлим. Сүндем-сүндем диеп, кабынам, кабынам. Бармыйм-бармыйм диеп, сиңа таба чабам. Сагынмыймын диеп, сагынам. Бетте-бетте диеп, һаман уйлап йөрим. Дәшмим-дәшмим диеп, сүз катам, сүз катам. Исем китми диеп, көнләшүдән янам. Күрә алмыйм диеп, яратам.
А как ты думаешь, о чем песня "Мәхәббәт ялкыны" ?