название:
автор:
Караоке
автор:
Курше хакы
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1142 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Утым бетсә, учагымда, Күршем, дип мин аңа керәм. Ут күршемдә җан җылысы Һич саекмасын беләм. Күрше белән гел дус булып Яшик әле гомер бакый. Онытмыйча изге сүзне: Күрше хакы — тәңре хакы. Башкаема кайгы төшсә, Иң беренче күршем белә. Хәсрәтемне үз итүче, Юатучым күршем була. Күрше белән гел дус булып Яшик әле гомер бакый. Онытмыйча изге сүзне: Күрше хакы — тәңре хакы. Йорт — җиренә шатлык килсә, Ашка чакырып күршем керә. Куанычлар бәлешеннән Миңа да ул өлеш телә. Күрше белән гел дус булып Яшик әле гомер бакый. Онытмыйча изге сүзне: Күрше хакы — тәңре хакы.
А как ты думаешь, о чем песня "Караоке" ?