ГлавнаяИсполнителиИльсия бадретдиноваКайт Чынгызхан
название:

Кайт Чынгызхан


автор:

Ильсия бадретдинова


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 759 просмотров
Кайт, Чыңгызхан.
1. Чал даланың әче әременә
Бәсләр кунган җир-ана тыныннан.
Бөек дала ничә гасыр сыкрап,
Хәбәр көтәдер газиз улыннан.
Күпне күргән иске кәрван юлы,
Чакрым саен таштан чиркәүләр.
Тузан таптап ерак мәңгелеккә
Олы юлдан күпләр киткәннәр.
Кайт, Чыңгызхан! Көтә газиз халкың
Уятканын аны килеп кемнәрдер.
Кайтсын рухың, дәшсен татарларга,
Бәлки, безнең вакыт җиткәндер.
2. Үткән кебек гадел ясак чоры,
Этләр баскан дала юлларын.
Зәңгәр күктә көтә бөек Тәңре,
Юлны югалткан газиз улларың.
Чын алтынга ябышмыйдыр пычрак,
Коллар үткәннәрен оныткан.
Бу халыкка юлны күрсәтергә
Кайтсын иде рухың, Чыңгызхан.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кайт Чынгызхан" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен