ГлавнаяИсполнителиТатар халык җыры - Салават Фатхетдинов (24 сезон)Таң җыры
название:

Таң җыры


автор:

Татар халык җыры - Салават Фатхетдинов (24 сезон)


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 941 просмотр
Унда юллар, сулда юллар,
Юлларга кемнәр чыгар?
Таңда егет җырлап узса,
Кыз күң(е)ле ничек чыдар?

Егет китәр еракларга...
Эзләрен яңгыр юар.
Кыз көн саен чиләк асып,
Авыл башына чыгар.

- Көтмә, - дип үртәр кызлары,-
Аның күңеле чуар...
Яңгыр түгел, күз яшльләре
Кызның иренен юар.

Уңда юллар, сулда юллар...
Кайтмыйча ничек чыдар?
Таңда егет җырлап кайтыр,
Кыз йогереп каршы чыгар.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Таң җыры" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен