название:
автор:
Тирә-ягың бөдрә урман, Йосыф-Алан
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 623 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Тирә-ягың бөдрә урман, Йосыф-Алан, Урамыңда урман шауы җил искәндә. Акбуз атларга атланып, синең якка оча идем, Оча идем айлы кичләрдә. Күрше авыл – Йосыф-Алан, Йосыф-Алан, Синдә гашыйк булган идем мин бер кызга. Тын күлеңдә йөзеп аңа өзгән идем төнбоеклар, Күктә янган чакта йолдызлар. Сиңа кайттым, Йосыф-Алан, еллар урап, Озак йөргәч чит-җирләрдә каңгырып. Кая китте, кая китте ал яулыклы ул гүзәл кыз, Нигә китте сине калдырып?
А как ты думаешь, о чем песня "Тирә-ягың бөдрә урман, Йосыф-Алан" ?