ГлавнаяИсполнителиЛюдмила Аланлы, Рамил ГалимжановБаллы сою. Л.Аланлы суз.Х.Маткэримов муз.
название:

Баллы сою. Л.Аланлы суз.Х.Маткэримов муз.


автор:

Людмила Аланлы, Рамил Галимжанов


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 800 просмотров
Баллы сөю
Хәмит Маткәримов көе, Людмила Аланлы сүзләре

Бал кортлары бал җыя,
Кәрәзләргә коела.
Чын күңелдән әйткән сүзең
Балдан татлы тоела.
    Кушымта: 
          Татлыдан татлы балым син,
          Йөрәккәем, назым син.
          Күреп тә, сөеп тә туймас
          Җанга якын ярым син.
Бал кортлары уңганлыгын
Алдың мәллә үзеңә?
Татлы сөю кәрәзенә
Эләктең бит, түз генә!
    Кушымта.
Бердәнберем – син, диеп әйт,
Яшермичә сүзеңне.
Тиңем итеп сайлаганга
Яратам ич үзеңне!
    Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Баллы сою. Л.Аланлы суз.Х.Маткэримов муз." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен