ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваЯзмыш йомгак сүтә (remix)
название:

Язмыш йомгак сүтә (remix)


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1051 просмотр
ЯЗМЫШ ЙОМГАК СҮТӘ

Р.Әсхәдуллин көе,
М.Хафизов сүз.

Таңда каршы алам аксыл томан аша
Алсуланып чыккан кояшны.
Күзләр белән саныйм үткән гомер юлын,
Шул юлларда калган язмышны.

Кушымта:
Гомер үтә, язмыш йомгак сүтә -
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый яшьлегемә кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.

Җилләр искән чакта тарала ак томан,
Әллә шулмы язмыш җилләре?
Язгы җилләр аша мин дә кайчак көтәм
Яшьлегемнән килгән хәбәрне.

Кушымта.

Яшьлегемдә калган мизгелләрен түгел,
Яшьлегемнең үзен сагынам.
Яшьлек белән көзем, еллар арасында
Кабат сарыла куе ак томан.

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Язмыш йомгак сүтә (remix)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен