название:
автор:
Сөюебез үтсен өчен
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 979 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Сөюебез үтсен өчен, Тырышабыз икәүләп, Сөйләшенгән салкын сүзләр Тора җанны игәүләп. Сөю тулы йөрәгемне Сиңа калдырып китәм, Җавапсыз булган мәхәббәтең Миңа кирәкми, иркәм. Үзең кабызган учакка Салкын су сипкән кебек, Сиңа булган сөюемә Карадың бары көлеп. Сөю тулы йөрәгемне Сиңа калдырып китәм, Җавапсыз булган мәхәббәтең Миңа кирәкми, иркәм. Сиңа булган мәхәббәтем Бөтен җанымны кыйный. Миндә күз яше курмәссең Йөрәгем генә елый. Сөю тулы йөрәгемне Сиңа калдырып китәм, Җавапсыз булган мәхәббәтең Миңа кирәкми, иркәм.
А как ты думаешь, о чем песня "Сөюебез үтсен өчен" ?