ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновНазлы гөлкәем (Назлы голкэем)
название:

Назлы гөлкәем (Назлы голкэем)


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1072 просмотра
Сөям, бел, сине,
Сөям гел сине.
Моң-зарларымнан
Көям шул инде.
Моң-зарларымнан
Көям шул инде;
Гөлкәем, бәгърем,
Нишлим соң инде?!

Иртә мин уйлыйм,
Кич тә мин уйлыйм.
Күрсәм үзеңне,
Һич тә мин туймыйм.
Күрсәм үзеңне,
Һич тә мин туймыйм.
Иркә баладай,
Килче, кил, уйныйм!

Килче, кил, бәгърем!
Кил, кил, серләшик;
Ал чәчәкләрдән
Илһам эзләшик,
Ал чәчәкләрдән
Илһам эзләшик;
Былбыллар кебек
Гөр-гөр гөрләшик...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Назлы гөлкәем (Назлы голкэем)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен