название:
автор:
Юлдаш булсын саф хислэр
автор:
Саф хислэр
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1247 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Яшьлек уза диеп, йөрмә башны иеп Үзгәрмәгән серле бу кичләр. Йөрәкләрдә ялкын,читтә йөри салкын Җилкендерә әле саф хисләр. Янда булсын әти-әни, Якыннарың,дус-ишләрең. Ташламасын гүзәл сөю Юлдаш булсын саф хисләр. Гомер зая үтми,яшьлек әле китми, Сөю гөле булса күңелдә. Үзгәрсә дә заман күңелгә бит хаман Тик саф хисләр генә үрелә. Янда булсын әти-әни, Якыннарың,дус-ишләрең. Ташламасын гүзәл сөю Юлдаш булсын саф хисләр. Без бит әле бергә,менәбез бит үргә. Булса булсын әйдә киртәләр. Саф хисләр булганда,якты бит юллар да Гел елмаеп туа иртәләр. Янда булсын әти-әни, Якыннарың,дус-ишләрең. Ташламасын гүзәл сөю Юлдаш булсын саф хисләр.
А как ты думаешь, о чем песня "Юлдаш булсын саф хислэр" ?