ГлавнаяИсполнителиНеизвестен1.Сокланмыйча мөмкин түгел
название:

1.Сокланмыйча мөмкин түгел


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 806 просмотров
1.Сокланмыйча мөмкин түгел
 Мондый матур парларга.
 Үзләренә кирәк кадәр
 Бәхет телик аларга.

Кушымта(2 тапкыр): 
 Яшәгән саен татлырак
 Булсын һәрбер көнегез
 Ширбәт ае кебек булсын
 Алдагы гомерегез.

2. Хатын-кыз юл бирә белсен
 Баш була белсен ир-ат
 Бер-береңне кадерләсәң
 Сөюгә җитә чират.

Кушымта(2 тапкыр):
 Яшәгән саен татлырак
 Булсын һәрбер көнегез
 Ширбәт ае кебек булсын
 Алдагы гомерегез.

3. Өметләрегез һәрвакыт
 Аклана алсын иде
 Бүгенге мәхәббәтегез
 Гел балкып янсын иде.

Кушымта(2тапкыр):
 Яшәгән саен татлырак
 Булсын һәрбер көнегез
 Ширбәт ае кебек булсын
 Алдагы гомерегез.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "1.Сокланмыйча мөмкин түгел" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен