ГлавнаяИсполнителиЖаным минем:*сагындым сине!!Матур жыр
название:

Матур жыр


автор:

Жаным минем:*сагындым сине!!


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1257 просмотров
Күпме көннәр син бу юлда, 
Күпме илләр калды артта,
Күпме төннәр син берүзең.
Кара урман аша үттең,
Көмеш елгаларны кичтең,
Бирсен тәңрем сиңа түзем.

Югалган мәхәббәтне эзләгәндә
Аңларсың сөюнең кадерен,
Табарсыңмы,тапмассыңмы –
Барысы синең кулда,
Юлчы булсын юлда.

Тәрәзәләр сине төнлә
Эндәштеләр якты утка,
Ләкин хаман юл чакыра.
Хәерле юл телим сиңа
Һәм артыңнан карап калам,
Ерагая безнең ара.

Югалган мәхәббәтне эзләгәндә
Аңларсың сөюнең кадерен,
Табарсыңмы,тапмассыңмы –
Барысы синең кулда,
Юлчы булсын юлда.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Матур жыр" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен