Главная→Исполнители→Нафкат Нигматуллин→Авылым таннары (Оскар Усманов муз.аранж.запись.сведение.мастеринг.)
название:
автор:
Авылым таннары (Оскар Усманов муз.аранж.запись.сведение.мастеринг.)
автор:
Нафкат Нигматуллин
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 640 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Их, авылым таңнары Оскар Усманов көе Резеда Вәлиева сүзләре Кайттым туган якларыма Җырчы кошлар кайтканда, Кошлар моңына күмелеп, Таңнар сызылып атканда. Их, авылым таңнары, Сызылып атулары. Сандугачның чут-чут итеп, Сайрап уятулары. Әрәмәлек эчләреннән Челтер чишмә үтәдер, Челтер чишмә буйларында Иркәм мине көтәдер. Их, авылым таңнары, Сызылып атулары. Сандугачның чут-чут итеп, Сайрап уятулары. Аны да шул таң кошлары Сайрап уятты микән? Сайрар кошлардай талпынып Каршыма чыккан иркәм. Их, авылым таңнары, Сызылып атулары. Сандугачның чут-чут итеп, Сайрап уятулары.
А как ты думаешь, о чем песня "Авылым таннары (Оскар Усманов муз.аранж.запись.сведение.мастеринг.)" ?